Бүген Казанда – элеккеге ЦУМ бинасында урнашкан Үзенчәлекле осталык үзәгендә «Тормыш стиле – мәдәни код» дип аталган этнофестиваль ачылды.
Үзәкнең генераль директоры Ранко Тепавчевич әйтүенчә, әлеге мәйдан үзе үк борынгы халык һөнәрләренә заманча сулыш өрү өчен булдырылган.
– Быелгы фестивальдә 300 дән артык кунак катнаша. Традицияләрнең бүгенге заман мохитендә дә яши алуын күрсәтергә телибез, – дип билгеләп үтте ул.
Фестиваль Казанга Россиянең 30 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән килгән осталарны, дизайнерларны һәм белгечләрне җыйган. Быел беренче тапкыр Нигерия һәм Гана дизайнерлары да катнаша. Шулай ук кунаклар Кот-д’Ивуарның күренекле кутюрьесы Патэ’О (Pathé’O) коллекциясен күрә алачак. Ул Көньяк Африканың беренче президенты Нельсон Мандела кигән үзенчәлекле күлмәкләрнең авторы буларак танылган дизайнер.
Фестиваль дәвамында Үзенчәлекле осталык үзәге галереясендә зур этномаркет эшләячәк. Монда авторлар иҗат иткән киемнәрне, кулдан ясалган бизәнү әйберләрен, күн эшләнмәләр, аксессуарлар, йорт өчен интерьер бизәкләрен сатып алырга мөмкин.
Моннан тыш, көн саен төрле осталык дәресләре дә үткәреләчәк. Кунаклар Гжель фарфорын бизәү серләре белән таныша ала. Татар халкының тамбур чигүен дә өйрәнергә мөмкинлек булачак. Гомумән, программа бик бай һәм кызыклы.
Һәр кичне, кичке җидедә, Россиядән һәм чит илләрдән килгән кырыкка якын дизайнер фестиваль кунакларына үзләре иҗат иткән кием коллекциясен тәкъдим итәчәк.
Подиумда Россия, Һиндстан, Кытай, Катар, Гыйрак, Бәһрәйн, Марокко, Маврикий, Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь һәм башка илләрдән килгән дизайнерларның коллекцияләре белән танышырга мөмкин. Бу коллекцияләрнең үзенчәлеге шунда: алар үз халкына хас традицион киемнәрне бүгенге мода тенденцияләре үрнәгендә иҗат иткән.
«Тормыш стиле – мәдәни код» фестивале программасында быел тагын бер яңалык өстәлгән. Беренче тапкыр монда III Бөтенроссия күн сәнгате фестивале күргәзмәсе куелган. Оештыручылар әйтүенчә, бу күргәзмә Үзенчәлекле осталык үзәгендә фестиваль тәмамланганнан соң да бер айлап эшләячәк әле. Экспозициядә быел Россиянең беренче күн сәнгате чемпионатында җиңүчеләрнең эшләре дә урын алган. Әлеге чемпионат Мәскәүнең Гостиный дворы мәйданында узган иде.
Фестивальнең 23 июльдә башланып китәчәк эшлекле программасы да эчтәлекле. Белгечләр традицияләрнең әһәмияте турында гомуми сүзләр белән генә чикләнмичә, бик гамәли мәсьәләләр күтәрергә ниятли. Этнобрендлар булдыру, халык кәсепләрен сәүдә базарына чыгару, алар өчен яңа мәйданнар табу, яшь осталар әзерләү системасын үстерү турында фикер алышу да көтелә. Шулай ук дөнья этномодасының бүгенге тенденцияләре, төрле илләрдә һөнәрчеләргә ярдәм итү тәҗрибәсе һәм мәдәни кодның төбәкләрне үстерү коралы буларак әһәмияте турында чыгышлар булачак. Программада шулай ук Гжель майоликасы сәнгате һәм Фирганә үзәнендәге һөнәрчелек традицияләре турында аерым лекцияләр дә каралган.
«Тормыш стиле – мәдәни код» фестивале беренче тапкыр 2021 елда Казан Кремлендә, Заманча сәнгать галереясендә һәм Кабан күле яр буенда үткәрелгән иде. 2023 елда фестиваль Болгарда узды. Узган ел аны Галиәсгар Камал исемендәге театрның иске һәм яңа биналары янындагы мәйдан кабул итте. Быел исә, әйткәнебезчә, фестивальнең төп мәйданчыгы – Үзенчәлекле осталык үзәге. 22–26 июль көннәрендә биредә 45 дизайнер катнашында өч зур этномода күрсәтүе узачак, иртәдән кичке тугызга кадәр этномаркет эшләячәк, төрле осталык дәресләре үтәчәк.
Фестивальнең төп үзенчәлеге – борынгы халык һөнәрләрен һәм милли мәдәниятне үткән чорларның истәлеге итеп кенә түгел, ә бүгенге тормышның табигый өлеше, иҗат өчен илһам чыганагы итеп күрсәтүдә. Ул традицияләрнең заман белән бергә атлый алуын һәм шәһәр мәдәниятендә дә үз урынын табуын ачык дәлилли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк