«WorldSkills ярышларына тотылган акчаны санамыйбыз...»

Бүген һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылу тантанасы алдыннан «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган матбугат очрашуында Россия хөкүмәте башлыгы урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова әнә шулай дип белдерде. Билгеле, чемпионатны оештыруда федераль казнаның ярдәме зур. Эш бирүче компанияләр дә 2,7 млрд. сум күләмендә акчалата булышкан. Монна кала, ярыш уздыру мәйданнарын җиһазлау да – алар хисабыннан. «Чемпионатның Казанда узуы да безнең өчен уңышлы булды, Татарстан донор төбәк, өстәмә чыгымнарга мөмкинлеге бар», – дип билгеләп узды Татьяна Голикова, республика бюджеты ярдәменә ишарә итеп.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның WorldSkills ярышларына үз өметләре. Беренчедән, мондый халыкара чаралар уздыру шәһәр үсешенә уңай тәэсир итә; икенчедән, илне тәкъдим итү өчен лаеклы мөмкинлек. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый мәртәбәле чемпионатны Россия беренче тапкыр кабул итә. «Килгән кунаклар канәгать булып китсен өчен барысын да эшләячәкбез. Моның өчен барыбыз да җаваплы», – дип белдерде Президент. Ярышка барлык инфраструктураларның әзер булуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов ярыш уздыру өчен алынган җиһазларның Татарстанга калдыруларына өмет итүен белдерде.
WorldSkills хәрәкәте республика яшьләренә үз юлларын табарга да мөмкинчелек бирде. Татарстанда эшче һөнәрләр әзерләү өчен 37 ресурс үзәк булдырылган. 2024 елга алар санын 41 гә җиткерергә уйлыйлар.
Татьяна Голикова белдерүенчә, илдә мәктәп укучыларының 60 проценты урта һөнәри белемне сайлый. Киләчәктә бу сан тагын да артачак, чөнки Россиядә «Мәгариф» илкүләм проект кысаларында «Яшь һөнәрчеләр» программасы эшли башлады.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.