Логотип
Яңалыклар

WorldSkills Juniors һәм Future Skills ярышларында җиңүчеләр арасында татарстанлылар да бар  

Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендәге концертлар залында WorldSkills Juniors һәм  Future Skills ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 

 

Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендәге концертлар залында WorldSkills Juniors һәм  Future Skills ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге ике бәйге дә чемпионат тарихында беренче тапкыр уздырыла. Алар Россия инициативасы белән оештырылды. Юниорлар блогында 14-15 яшьлек үсмерләр көч сынашты. Шунысы куанычлы, бу категориядә җиңүчеләр арасында Татарстан кызы да бар. Яшел Үзәннән 15 яшьлек Илария Баһаутдиновага ресторан сервизы компетенциясендә тиңнәр табылмады.  

Future Skills блогында киләчәктә ихтыяҗ зур булачак 25 һөнәр буенча ярышкан 169 катнашучының 115е Россиядән, калганнары 16 илне тәкъдим итте. «Мобиль кушымталар эшләү» компетенциясендә Татарстаннан Тимерлан Рахматуллин беренче булды. Шулай ук Никита Барышевка «Сәнәгать дизайны» компетенциясендә тиңнәр табылмады.  

Future Skills блогы кысаларында узган бәйгеләр чемпионат карарга килүчеләр арасында иң популяры булган. Аларны барлыгы 100 мең кеше караган.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар