22 август көнне ачылыш тантанасы, 27 августта чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.
(Казан, 14 май, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билет бәяләре билгеле. Аларны "Казан Экспо" күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин игълан итте.
Тантаналар "Казан Арена" стадионында узачак. 22 август көнне ачылыш тантанасы, 27 августта чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. "Билетлар сатуга 30 майда куелыр дип көтелә. Аларның бәясе 300 сумнан 1500 сумга кадәр. Аларны WorldSkills2019.com рәсми сайтында сатып алырга мөмкин", - диде.
"Матур театральләштерелгән тамашалар көтелә. Анда Россия, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның тралицияләре дә, бөтен дөньяда һөнәри белем, һөнәри осталык системасы үсеше тарихы да гәүдәләнәчәк", - диде Эмиль Гобәйдуллин.
Ул бүген артистларны сайлап алу эше барганын әйтте. "Бу көннәрдә зур кастинг уза. 11 майда биючеләр кастингы төгәлләнде. 24 тән артык бию коллективы, шул исәптән, 5 халык һәм 19 эстрада коллективы заявка биргән иде. Тантаналарда барлыгы 240 биюче катнашачак. Артистлар кастингы дәвам итә. 15 майга кадәр төрле юнәлешләр буенча тантаналар өчен артистлар сайлаячакбыз", - диде ул.
Фото: Михаил Захаров
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186236/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк