Логотип
Яңалыклар

#ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсының беренче җиңүчеләре билгеле

Бәйгедә катнашырга һәм әле уйнатылмаган 9 iPhone 15 нең берсен отарга яки Lada Vesta автомобиленә ия булырга өлгерәсез!

Балык Бистәсе, Әлмәт районнарында һәм Чаллыда яшәүче өч гаилә өр-яңа iPhone 15 отарга өлгерделәр. Алар иң беренчеләрдән булып сайлау участокларында тавыш бирделәр һәм фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә урнаштырдылар. Һәм Гаилә елына багышланган #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика бәйгесенең 12 җиңүчесе арасына керделәр.

 

Выборы 2024  Выборы 2024 Выборы 2024

Конкурс бүген – 8 сентябрьдә 20,00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай булгач, бәйгедә катнашырга һәм әле уйнатылмаган 9 iPhone 15 нең берсен отарга яки Lada Vesta автомобиленә ия булырга өлгерәсез!

Моның өчен нишләргә кирәк:
сайлауда катнашканнан соң анда бирелгән махсус беләзекне киеп, сайлау участогы фонында фотога төшәргә яки селфи ясарга.
Мөһим: фото сайлау участогының тышкы ягында төшелгән булырга тиеш.

Төшкән фотоны бүген иртәнге җидедән кичке сәгать сигезгә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштэглары белән социаль челтәрдә аерым пост итеп урнаштырырга кирәк.

Фотоконкурста бары тик ТРда яшәүчеләр, паспортында Татарстанда даими пропискасы булганнар гына катнаша ала.

Конкурста катнашучының социаль челтәрләрдә фотоны куйган бите, аккаунты ачык булырга һәм ул кешегә 18 яше тулган булырга тиеш.

Бәйгенең барлык шартлары белән ВКонтактеда «Татарстан Алга» төркемендә, 2024 ел 8 сентябрь фотоконкурсы Кагыйдәләре бүлегендә танышырга мөмкин.

Бүләк уйнатуның расписаниесе:
● 08:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 09:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 10:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 11:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 12:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 13:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 14:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 15:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 16:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 17:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 18:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 19:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 20:10 —1 «Lada Vesta» автомобилен уйнату (вакыты үзгәрергә мөмкин, төгәл вакыты 8 сентябрьдә «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» берләшмәсендә игълан ителәчәк).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар