Логотип
Яңалыклар

Владимир Вавилов хәйрия өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты булды

Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисе Казанда беренче хоспис төзегән өчен билгеләп үтелде.

Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисе Владимир Вавилов Казанда беренче хоспис төзегән өчен хәйрия өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты булды.

Шул хактагы указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Моңа кадәр Казан хосписы Россия Президенты грантлары бәйгесендә 2,9 миллион сум откан иде. Әлеге акчалар Татарстанның якын-тирә районнарында яшәүче авыру балаларга кирәк-яраклар алуга тотылачак.

Хәйрия өлкәсендәге Дәүләт премиясе, хокук яклау эшчәнлеге өлкәсендәге Дәүләт премиясе кебек үк, 2015 елда гамәлгә куелды. Аның күләме 2,5 миллион сум тәшкил итә. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар