Логотип
Яңалыклар

Владимир Познер: «Балалар газапланырга тиеш түгел!»

Россиянең атаклы тележурналисты Владимир Познер Казандагы «Роналд Макдоналд йорты»нда яшәүчеләр белән танышкан. Хисләрем төрлечә, дип язып калдырган ул очрашу соңында.

Россиянең атаклы тележурналисты Владимир Познер Казанга килгәч, Республика балалар клиникасы каршындагы Роналд Макдоналд йортына да кереп чыккан. Аның үзләре белән танышырга килүен ишеткәч, балаларның ничек куанганын белсәгез. Хастаханә ишегалдындагы әлеге гаилә кунакханәсендә авыр чирләрдән дәваланучы балалар әниләре белән яши. Журналист абыйларын алар төрле сорауларга күмгән, үзләренең осталыкларын күрсәткән. Познер бер сорауны да җавапсыз калдырмаган, балалар белән дә, аларның әти-әниләре белән дә ихластан аралашкан. «Иң яраткан шөгылем – уку. Гаджетлар кулланырга яратмыйм. Мин кәгазь китап яратам. Аны кулда тотып уку ошый. Ә электроннар әйберләр алар салкын, җансыз», – дип җавап биргән ул бер бәләкәй дустының, ниләр белән мавыгасыз, дигән соравына.

Саубуллашканда, кунакханәнең кунаклар китабына Владимир Владимирович мондый сүзләр язып калдырган: «Роналд Макдоналд йорты»нда төрле хисләр кичердем. Бер яктан, ямансу, чөнки балалар авырырга тиеш түгел. Газапланырга тиеш түгел. Икенче яктан, шатланам да: монда шулкадәр җылы, якты, барысы да ниндидер кешелекле. Чын күңелемнән сезгә иң яхшысын телим. Сезгә сокланам».

Теги: Владимир Познер «Роналд Макдоналд йорты»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар