Венера Якупова. Берлингача без кичкән юл

Бүген «Татар информ» мәгълүмат агентлыгында Венера Якупованың «Путеводитель до Берлина. Удивительные истории о семейных реликвиях войны» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Маковский нәшрият йортында 3,5 мең данәдә басылып чыккан бу китапта тере кешеләрнең тере тарихлары бәян ителгән. «Балалар мондый китапларны укырга тиеш. Ул бик гади тел белән, барлык тарихлар да йөрәккә үтәрлек итеп язылган», – диде Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республикабызның журналистлар берлеге башлыгы Римма Ратникова кичәне башлап җибәреп. Автор үзе исә әлеге басманың Берлинны алу өчен халкыбызның ниләр кичерүен күрсәтүче үзенә күрә бер юлъязма булуын әйтеп узды. «2015 елда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан без «Казанские ведомости» газетасында татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, гаиләләрендә сакланучы сугыш хатирәләре хакында язуларын үтенгән идек. Хатлар күп килде, без аларны газетабызда ел буе бастырдык. Шуларның иң яхшыларын туплап, китап итеп бастырып чыгару идеясе туды. Китапка 33 тарих кертелде», – диде ул.
Китапның мең данәсе ветераннарга бүләк ителсә, тагын мең данәсе китапханәләргә җибәреләчәк. Кызыксынсагыз, алып укый аласыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.