Казанда «ТРның үзенчәлекле хатын-кызы» («Особенная женщина РТ») конкурсының финалы узды.
Сәхнә түрендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре булды. Проект Казан мэриясе һәм ТР Хезмәт министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. Конкурска 35 гариза килгән, жюри 22 финалистны сайлап алган. «Һәр әни матур, әмма сәламәтлегендә кимчелекләре булган балаларны тәрбияләүче әниләр аеруча матур», – ди бәйгенең төп оештыручысы – Казан шәһәре думасы депутаты Далия Гайнанова. Әниләр видеовизитка, үзләренең талантларын һәм интеллектуаль осталыкларын, биюгә сәләтләрен күрсәтте. Билгеле, төп җиңүчене билгеләү жюри әгъзалары өчен бик авыр булды. Сәхнә йолдызлары булган әниләр – барысы да җиңүчеләр. Төп җиңүгә Анастасия Лядовая лаек дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк