UMMA FORUM ның төп максаты – төрле төбәкләрне, мәдәниятләрне һәм эшкуарларны бер мәйданчыкта очраштыру.
6–8 ноябрьдә Казанның Үзәк универсаль кибетендә (ЦУМ) UMMA FORUM халыкара күргәзмәсе узачак. Моңа кадәр Мәскәүдә генә үткәрелгән масштаблы чара быел беренче тапкыр Казанга килә. Күргәзмә Казанның Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булган елында узачак.
ЦУМ өч көнгә аэропортка әвереләчәк. Терминаллар, паспорт контроле, стюардессалар – барысы да чын сәяхәт атмосферасын тудырачак. Кунакларны Россиянең төрле төбәкләренә «очышлар» көтә. Биредә Татарстан, Мәскәү, Пенза, Грозный, Ингушетия һәм Дагыстаннан килгән катнашучылар үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Күргәзмәдә хәләл таләпләренә туры килгән кием-салым, косметика, финанс хезмәтләре һәм IT-продуктлар белән танышырга мөмкин булачак.
Чараның партнеры – «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе. Компания күргәзмә мәйданчыгында чын самолет салонын хәтерләткән фотозона булдырачак. Биредә кунаклар истәлеккә фотога төшә алачак.
UMMA FORUMда заманча технологияләрдән алып милли традицияләргә кадәр төрле темаларга урын биреләчәк. Программада цифрлы гигиена, мәгълүматның дөреслеген тикшерү, инвестицияләр һәм креатив индустрияләрне үстерү турында сөйләшүләр каралган.
Форумда Грозныйда Хутмат Кадыйрова инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Woman in Islam» мәгърифәтчелек, хәйрия һәм социаль проекты да тәкъдим ителәчәк.
Тарих белән кызыксынучылар өчен «Үткәннәргә сәяхәт» дип аталган махсус зона эшләячәк. Анда элеккеге көнкүреш, гореф-гадәтләр һәм нәсел шәҗәрәсе белән танышырга мөмкин булачак. Балалар өчен дә кызыклы программа әзерләнә: аларны мастер-класслар көтә.
UMMA FORUM генераль директоры Әминә Шабанова сүзләренчә, чараның төп максаты – төрле төбәкләрне, мәдәниятләрне һәм эшкуарларны бер мәйданчыкта очраштыру.
«Бүген Казан – төрле мәдәниятләр, идеяләр һәм эшкуарлар очраша торган шәһәр. UMMA FORUMны без сәяхәт буларак күзалладык: аэропорттан шәһәргә, үткәннән киләчәккә, бер төбәктән икенчесенә. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән брендлар очраша, тәҗрибә уртаклаша һәм яңа мөмкинлекләр ача. Шәһәрләрне һәм төбәкләрне тоташтыручы «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең безнең партнер булуына шатбыз», – дип билгеләп үтте UMMA FORUM генераль директоры Әминә Шабанова журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк