Президент Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга Юлламасында быелдан балалы гаиләләр өчен өстәмә ярдәм булачагы турында бедерде. Август аенда укучы балалар өчен 10 мең сум түләнәчәк.
Президент Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга Юлламасында балалы гаиләләргә яңа төр ярдәмнәр булачагы турында әйтте.
Быел бер тапкыр мәктәп укучыларына 10 мең сум акча биреләчәк. Аны быел беренче класска барачак балаларның әти-әниләре дә алачак. Түләүләрне август урталарыннан бирә башлаячаклар.
Шулай ук тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькәчә булган балаларга ай саен 5650 сум күләмендә түләнәчәк.
Әти-әниләргә балаларының лагерьда ял иткәне өчен түләгән акчаларының 50 проценты кире кайтарылачак.
Матди хәле авыр булган һәм исәпкә иртә баскан авырлы ханымнар ай саен 6359 сум күләмендә ярдәм алачак.
Тагын бер мөһим яңалык: быелдан 7 яшькә кадәрге балалар белән «больничный»да утырган әти-әниләргә, стажының күпме булуына карамастан, хезмәт хакының 100 процентыннан түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк