Логотип
Яңалыклар

“Тынлык сәгате”нә төрле милләт кешеләре кушылды

Бүген Казанда телләрне саклауга багышланган “Тынлык сәгате” үтте.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ", Эльвира Шакирова). “Тынлык сәгате”нең очрашу урыны итеп Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры билгеләнде. Әмма бу урынга бары тик бер генә кеше - Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов килде.

Акция

Төгәл бер сәгать – көндезге 3тән 4кә кадәр Рәдиф Кашапов Ирек мәйданында сөйләшмичә тын гына басып торды. Аннан соң куеныннан бабасының фотосурәтен чыгарып: “Бу - минем Кашаф бабам. Минем әти дәү әтинең исемен фамилия итеп алган, шуңа күрә без - Кашаповлар. Кашаф бабамның әтисе Зәки Мөхәммәтша ишан булган. 1933 елда аны һәм аның ике туганын кулга алганнар. Алар Котлы Бөкәш авылында манара кисүгә каршы чыкканнар. Авылдашлар моңа каршы булган, әлбәттә, ләкин берни дә эшли алмаганнар. Аннан соң әбием аның янына сөргенгә барган. Бу фото 1941 елда ясалган, аңа 38 яшь. Миңа хәзер – 35!”

Акция

“Тынлык сәгате” дөньяның төрле почмакларында узды. Аның максаты – телләрне саклау. Шуңа да бу чарага татарлар гына түгел, башкорт, удмурт, чуваш, якут һәм башка халыклар кушылды. ”Тынлык”ны социаль челтәрләрдә туры эфирга чыгаручылар да булды. Шуларның берсе – журналист Айсылу Лерон. Эш урынында, өйдә, башка җирдә “тынлык сәгате”нә кушылучылар да булган.
 

 Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар