Логотип
Яңалыклар

Тукай премиясе лауреатлары

Быелгы Тукай премиясе лауреатларын котлыйбыз! Республикабызның бу олы бүләгенә менә кемнәр лаек булды!

Быелгы Тукай премиясе лауреатларын котлыйбыз! Республикабызның бу олы бүләгенә менә кемнәр лаек булды!

Чыгышы белән Себердән булган татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Гаделша)  – «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен;

Рәссам Наилә Кумысникова – милли темага багышланып, күн мозаикасы белән иҗат ителгән декоратив паннолар сериясе өчен;

Күренекле архитектор Фирдәвес Хановка –  архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән хезмәтләре, аерым алганда Түбән Камадагы «Тукай паркы» һәм Җәмигъ мәчете төзелеше өчен.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2023 елдан һәр лауреат 1 миллион сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Бу суммав элеккеге еллардагыдан ике тапкыр артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар