Логотип
Яңалыклар

Тукай күргәзмәсе – Мәскәүдә

2016 елның 19 августында Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре узу уңаеннан Мәскәү халыкара Музыка йортында «Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
2016 елда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Татарстанда һәм Россиянең башка өлкәләрендә, чит төбәкләрдә шагыйрьнең тормышына, иҗатына багышланган тантаналы чаралар уза, әдәби-музыкаль кичәләр, конференцияләр үткәрелә, күргәзмәләр оештырыла.

«Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» күргәзмәсе Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Милли архивы, ТР Фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондлары нигезендә булдырылды.

Сирәк документлар һәм фотосурәтләр Тукай тормышының хәлиткеч этаплары һәм шагыйрьнең даирәсе белән таныштырырга, татар әдәбияты һәм журналистика үсешенә керткән өлешен күрсәтергә, исемен мәңгеләштерүне чагылдырырга мөмкинлек бирә.

Күргәзмәнең әһәмиятле өлеше – Габдулла Тукайның Татарстан Республикасы Милли музее фондында сакланган аз санлы мемориаль әйберләрен күрсәтү. 1908 елда фотосурәткә төшкән кара бәрхет түбәтәе һәм 1912 елда Санкт-Петербургта татар мәктәбе укучылары бүләк иткән кара савыты шундыйлардан.

Тукай белән бәйле мемориаль урыннарга һәм музейларга сәяхәт итәргә, шагыйрьнең үзе исән чагында дөньяга чыккан басмаларын күрергә, шигырь җыентыкларына һәм балалар өчен чыккан китапларына танылган рәссамнарның иллюстрацияләре белән танышырга мөмкинлек биргән электрон киосклар күргәзмәне баета.

Күргәзмә ачылу тантанасында иҗат интеллигенциясе вәкилләре, Мәскәү шәһәренең татар җәмәгатьчелеге катнаша.

сылтама: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар