«Тукай чоры аһәңнәре» лекциясе милли мирасны тирәнтен аңлау, әдәбият белән музыка арасындагы табигый бәйләнешне тою өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде.
Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле җырчы, педагог, галим Идрис Газиев катнашында «Тукай чоры аһәңнәре» дип исемләнгән лекция узды. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына, аның яшәгән чорындагы музыкаль мохиткә һәм милли сәнгатьнең формалашу юлларына багышланды.
Лекцияне Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор Идрис Газиев алып барды. Ул Тукай заманының рухи атмосферасын ачып биреп, татар халык җыры, мәкам традицияләре, мөнәҗәтләр, бәетләр һәм шәһәр мәдәнияте үсеше турында сөйләде.
Чыгышында Идрис Газиев Тукай иҗатының музыка белән аерылгысыз бәйләнештә булуын ассызыклады. Шагыйрь үзе дә халык җырына, аның интонациясенә, ритмикасына таянып иҗат иткән, күп кенә шигырьләре соңрак халык арасында җыр булып таралган. «Туган тел», «Пар ат», «Ай, былбылым» кебек әсәрләрнең музыкаль язмышы – моның ачык дәлиле, дип билгеләп үтте лектор.
Лекция барышында Тукай чорында Казанның мәдәни тормышы, татар интеллигенциясе, мәдрәсәләрдә һәм шәһәр мохитендә музыка яңгыравы, профессиональ башкару сәнгатенең тәүге адымнары турында да кызыклы тарихи фактлар китерелде. Идрис Газиев, галим буларак, архив материалларына, заман истәлекләренә таянып, Тукай тирәсендәге иҗади даирәнең киң һәм күпкырлы булуын күрсәтте.
Чарага килгән тамашачылар – студентлар, укытучылар, сәнгать сөючеләр лекцияне зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде. Очрашу җылы, ихлас атмосферада узды, әңгәмә фикер алышу белән дәвам итте. Күпләр өчен бу кичә Тукайны бары тик шагыйрь генә түгел, ә үз чорының музыка һәм рухи мәдәният үзәгендә торган шәхес итеп яңадан ачу мөмкинлеге булды.
«Тукай чоры аһәңнәре» лекциясе милли мирасны тирәнтен аңлау, әдәбият белән музыка арасындагы табигый бәйләнешне тою өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде. Мондый очрашулар татар мәдәниятенең байлыгын, аның бүгенге көндә дә актуаль булуын тагын бер кат раслады.
Фотолар: Г.Тукай әдәби музееннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк