Логотип
Яңалыклар

«Тукай. Буын тавышы»: Казанда шагыйрьнең 140 еллыгына багышланган фикер алышу узачак

29 һәм 30 августта Казанның «Елмай» паркында V гаилә китап фестивале – «Тау Фест» узачак. Ул Казан шәһәре көнен һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү чаралары программасына керәчәк.

«Татаринформ» хәбәр иткәнчә, фестивальнең үзәк вакыйгасы — Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай. Буын тавышы» дип аталган ачык фикер алышу. Ул 29 августта сәгать 11:00дә башлана.

Катнашучылар бүген яңа Тукай тудырырга мөмкинме, шагыйрь безнең заманда яшәгән булса, популяр булыр идеме дигән сорауларга җавап эзләячәк. Шулай ук кешегә ничек итеп тулаем бер буынның тавышына әверелергә мөмкин булуы, ни өчен бүгенге яшьләргә Тукай иҗатын өйрәнү кирәклеге һәм ни өчен аларга дөньякүләм трендлар еш кына үз әдәбиятларыннан яхшырак таныш булуы турында сөйләшәчәкләр.

Моннан тыш, экспертлар Тукайның яңа буынга мемнар һәм кыска видеолар аша кире кайта алу-алмавы, ни өчен кайбер әсәрләрнең йөз ел узгач та актуаль булып калуы, ә икенчеләренең бер атна эчендә үк онытылуы хакында фикер алышачак.

Очрашу барышында Габдулла Тукайга багышланган ике документаль фильм да тәкъдим ителәчәк.

«Габдулла Тукай. 140 яшь» фильмы тарихи материалларны заманча технологияләр белән берләштерә. Ясалма интеллект ярдәмендә фильм авторлары борынгы фотосурәтләрне «җанландырып», тамашачыга шагыйрь тормышының мөһим этаплары буйлап сәяхәт тәкъдим итә.

Тамашачылар алып баручы белән бергә Кушлавыч, Кырлай һәм Өчилегә «барачак», аннан соң Тукайның Самара, Уральск, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләренә кадәр булган тормыш юлын күзәтәчәк. Фильмда шагыйрьнең биографиясендәге киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле булган фактлар да бәян ителә.

Икенче документаль фильм — «Тукай архивы» — шагыйрьнең эчке дөньясына, фаҗигале язмышына, татар мәдәниятенә һәм теленә калдырган мирасына багышлана. Фильмны Тукай шигырьләренә язылган саундтрек тулыландырачак. Аны блогер һәм күпкырлы музыкант Раил Арсланов («Музыкант хижинасы») башкара. Ул шулай ук фильмны төшерүдә дә катнашкан.

Фикер алышуда язучы һәм шагыйрь, А. Алиш һәм Ф. Хөсни исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов; шагыйрь, М. Җәлил, Н. Кемал һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Рифат Сәлахов; прозаик, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин катнашачак.

Очрашуда шулай ук Татарстан Милли музее фәнни хезмәткәре, «Казан. Культурный дзен» Telegram-каналы авторы һәм «Габдулла Тукай. 140 яшь» фильмы авторы Элина Марданова, «ТНВ» телеканалы алып баручысы, «Манзара» һәм «Йөрәктән-йөрәккә» тапшырулары редакторы һәм алып баручысы, Тукай турындагы фильмның автордашы Данис Хисмәтуллин, шулай ук «Тукай архивы» фильмы режиссеры Ренат Хәбибуллин катнашачак.

«Тау Фест» программасында Россиянең әйдәп баручы нәшриятлары катнашында китап ярминкәсе, авторлар белән очрашулар, иҗади лабораторияләр һәм бөтен гаилә өчен интерактив мәйданчыклар да урын алачак.

Фестивальнең барлык чараларына керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар