Логотип
Яңалыклар

Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗмигә һәйкәл ачылды

Кави Нәҗми – татар әдәбиятының күренекле вәкиле

2026 елның 10 октябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Уразовка авылында күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗмигә һәйкәл ачу тантанасы узды. Быел әдипнең тууына – 125 ел.

Әлеге проект Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды, Казанның «Якташлар» Түбән Новгород татарлары җәмгыяте, Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь муниципаль округы хакимияте, Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Түбән Новгород өлкәсе татар конгрессы тарафыннан гамәлгә ашырылды. Проект Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды.

Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗмигә һәйкәл ачылды

Проектның авторы һәм җитәкчесе – Рифат Фәттахов. Һәйкәлнең скульпторы – Тимофей Тюрин, архитекторы – Герман Бакулин.

Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗмигә һәйкәл ачылды

Тантанада Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе, Россиянең башка төбәкләреннән мәртәбәле кунаклар, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук Кави Нәҗминең якыннары катнашты.

Тантанада катнашучыларга һәм кунакларга Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова, Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анна Котова, Россия Язучылар берлеге һәм башка оешмаларның котлау хатлары килде.

Кави Нәҗми (Кави Гыйбят улы Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Сеченово районындагы Красный Остров авылында туа. Ул татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Әдип күпсанлы повестьлар, хикәяләр, шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә. «Язгы җилләр» романы өчен аңа СССР Дәүләт премиясе бирелә.

Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗмигә һәйкәл ачылды

Кави Нәҗми Татарстан Язучылар берлеген оештыручыларның берсе була һәм аның беренче рәисе итеп сайлана. Әдип 1957 елда вафат була. Казанда җирләнгән.

Уразовка авылында Кави Нәҗмигә һәйкәл ачылу – күренекле әдипнең истәлеген мәңгеләштерү, татар әдәбиятына һәм милли мәдәнияткә хөрмәт күрсәтү, шулай ук Түбән Новгород татарларының тарихи-мәдәни мирасын саклау юлында әһәмиятле вакыйга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар