Түбән Кама дүртенче тапкыр нефтегазхимия шәһәрләре театрларын кабул итә. 27 марттан 3 апрельгә кадәр шәһәрдә «Россиянең нефтегазохимия шәһәрләре театр атналыгы» фестивале уза.
Түбән Кама дүртенче тапкыр нефтегазхимия шәһәрләре театрларын кабул итә. 27 марттан 3 апрельгә кадәр шәһәрдә «Россиянең нефтегазохимия шәһәрләре театр атналыгы» фестивале уза.
Фестивалҗдә катнашу өчен Россиянең төрле почмакларыннан театр коллективлары җыелачак. Быел Түбән Камага Воронеж, Тверь һәм Екатеринбург шәһәрләре театрлары килә.
Фестивальең төп максаты – шәһәрләр арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгыту һәм тамашачыларга югары дәрәҗәдәге сәнгать үрнәкләрен тәкъдим итү. Спектакльләр тамаша залларында гына түгел, шәһәр урамнарында да күрсәтеләчәк. Түбән Кама шәһәре Халык иҗаты йорты җитәкчесе Илнур Сәгыйтов әйтүенчә, Әлмәт шәһәренең «Җиңел канатлар» урам театры Халык иҗаты йорты мәйданында «Тролль-шоу» интерактив спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу – гаиләләр белән тамаша карау өчен бик яхшы мөмкинлек.
Фестивальдә шулай ук инклюзив театр да катнаша: Казан шәһәренең «Эмоция» инклюзив студиясе «Нормально» дип исемләнгән интерактив импровизацияләнгән спектакль тәкъдим итәчәк.
Фестиваль кысаларында тагын бер зур вакыйга – Халык иҗаты йорты сәхнәсендә беренче тапкыр Тверь курчак театры «Кечкенә зур хатын-кызлар» (Маленькие большие женщины) спектаклен күрсәтәчәк. Шулай ук Воронеж шәһәренең Кольцов исемендәге дәүләт академия театры «Наши жены» спектаклен тәкъдим итә. Фестиваль кысаларында Түбән Кама тамашачылары Тинчурин һәм Камал театры спектакльләрен дә карый алачак. Спектакльгә билет бәяләре чагыштырмача түбәнрәк булачак дип вәгъдә итә оешытручылар.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев әлеге фестивальгә зур өметләр баглый. «Чишмә башында торучы Илнур Нәзир улы безнең шәһәребезгә күчте һәм беренче итеп шушы матурлыкны башлады. Фестивальнең елдан-ел географиясе зурая. Ул Россия ягына таба китте, Россия эчендәге театрларны берләштерәбез хәзер. Киләчәктә инде ул тагын да зуррак колач алыр дип уйлыйбыз», — дип белдерде ул.
Театр атналыгы СИБУР ярдәме белән «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк