Логотип
Яңалыклар

Түбән Камада җиңелүчеләр булмады!

Түбән Кама шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона туры узды.

Катнашучыларның һәр чыгышы (ә алар унберәү иде) үзе бер тамашага әйләнде. Кыска гына вакыт эчендә алар үзләре белән таныштырырга да, эшләгән эшләрен күрсәтергә, уңышларын санарга да өлгерделәр.  
...«Хатын-кыз – ана» номинациясендә чыгыш ясаган Регина Хәматханова биш бала әнисе! Алар ире белән дүрт кыз, бер малай үстерәләр. Кечкенә уллары беренче оныклары белән бер яшьтә. Регина үзе дин юлында, инде кызларын да шушы юлга керткән: сәхнәгә әниләре янына өч кызы яулыктан чыкты. Регина өчен гаилә, ире, балалар – беренче урында. 

...«Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясендә катнашкан Гөлсинә Галиуллина – уңышлы эшмәкәр.  Аның тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр, шторалар тегү буенча үз салоны бар. Заказлар инде аңа Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә килә. Сүз уңаеннан: Болгардагы «Кол Гали» отеле шторалары да аның салонында тегелгән. 
Гөлсинә ханым – «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе дә. Үз тирәсенә татар хатын-кызларын туплап, туган телебезне, аның динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау буенча зур эшләр башкара. 
Ул – менә дигән ир хатыны, ике бала әнисе. Чаңгыда йөрергә, йөзәргә, рәсем ясарга, бәйләргә дә вакыт таба. Ә тегү... Ул аның белән яши! Сәхнәдә дә тегү машинасы артында утырды. 

...«Өлкән буын героинясы» номинациясендә чыгыш ясаучы Рокия апа Сәхабетдинованы зал аягүрә басып, алкышлар белән каршылады. Рокия апага бүген 94 яшь. Ул Ленинград өлкәсендә, Кронштадт шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда өченче классны тәмамлый. Блокаданың беренче елын алар  Кронштадтта үткәрәләр. Аннан туган якка кайтырга чыгалар... Ул юлда күргән авырлыклар, югалтулар – үзе бер китаплык... 
Рокия апа бүген дә сафта: ул әле дә ил-дөнья гамьнәре белән яши. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә инде чирек миллиолык матди ярдәм күрсәткән. 

...«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә чыгыш ясаган Нурзия Мирхазова исеме Түбән Камада гына түгел, күптән инде республикага да билгеле. Ул – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү өлкәсендә эшли, 2020 елдан башлап балалар бакчасын җитәкли. Нурзия ханым – бөтен гомерен балаларда туган телгә мәхәббәт уятуга багышлаган кеше. Республика мәгълүмат чараларында язган язмалары да,  дистәдән артык китабы да – шул максат белән эшләнгән эшләре. 

...«Хатын-кыз – лидер» номинациясендә катнашучы Алена Фролова турында сүз әйткән һәркем чыгышын: «Алена Сергеевна – чыннан ла лидер!» – дип тәмамлады. Ул – балалар бакчасы мөдире. Әмма үз тирәсенә тирә-юньдә яшәүче 700 дән артык кешене туплый алган:  «Без – Җиңүнең бер өлеше» («Мы частица нашей победы») волонтерлар хәрәкәтен оештыручы. Аның үзенең бер улы да махсус хәрби операциядә катнаша. «Улымны уйлап йокыдан уянам, аның хакындагы уйлар белән йокыга китәм», – диде сәхнәдән Алена Сергеевна. Бер тамчы яше таммаса да, күзләре шундый моңлы, шундый хәсрәтле иде аның...  

Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы турында менә шулай озаклап сөйләп булыр иде. Юкка гына мәртәбәле жюри аларның барысын да җиңүчеләр дип тапмады. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең  март башында Казанда узачак финалына Түбән Камалылар зур бер делегация булып киләчәк. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар