Логотип
Яңалыклар

Цифрлы укытуга шәхси сертификатлар кертеләчәк

Татарстанлылар IT-юнәлешләр буенча түләүсез укый алачак

Фото: Султан Исхаков
Татарстанлылар IT-юнәлешләр буенча түләүсез укый алачак.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Цифрлы укытуның шәхси сертификатларын кертү» турында матбугат конференция узды. Анда татарстанлылар өчен IT-юнәлешләр буенча түләүсез уку мөмкинлеге турында хәбәр ителде.
«Сертификат квалификацияне үстерергә йә яңа өлкәдә белем алырга мөмкинлек бирә. Бу 18-60 яшьләрдәге хатын-кызларга һәм 18-65 яшьләрдәге  ир-атларга карый», – диде цифрлы үсеш, информацион технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов.
Татарстанга 1000 сертификат бирелгән. Сертификатны алу өчен http://цифровойсертификат.рф/ сайтында гариза язып онлайн-тест үтәргә кирәк. Хәзерге вакытка 400 гариза кабул ителгән.
Уку 2020 елның беренче яртыеллыгында башланачак. Аны дистанцион, көндез һәм онлайн-курслар итеп узарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар