Цифралы телевидение сигналы тотмый икән, хакимият акча бирәчәк
14 октябрьдән Татарстан цифралы телевидениегә күчә. Ландшафт белән бәйле рәвештә кайбер районнардагы авылларга бу сигнал барып җитә алмый. Шуңа күрә спутник тарелкалары алу өчен Татарстан хакимияте хуҗалыкларга 7300 сум күләмендә субсидия түлиячәк. (Торак пунктлары исемлеге.)
Татарстанда 160 торак пунктларында цифралы телевидение сигналлары начар тотыла яки бөтенләй барып җитә алмый. «Алардагы 12 мең хуҗалык яки 92 проценты кабельле яки спутник телевидениесенә тоташкан. 8 проценты аналог телевидениесе карый», – дип хәбәр итте Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. Цифралы телевидениегә күчү өчен әлеге хуҗалыкларга махсус приставкалар да ярдәм итмәячәк. Спутник телевидениесе сигналы тоту өчен җиһазлар сатып алырга туры киләчәк. Билгеле булганча, әлеге «тарелкалар» очсыз түгел. Ә кешеләр телевизор карау өчен нигә акча түләргә тиеш? Бу уңайдан Татарстан хакимияте цифралы телевидение сигналы начар тотылган яки бөтенләй булмаган урыннарда яшәүче аз керемле гаиләләргә акчалата ярдәм итә. Исәпләүләр буенча, республикада 560 хуҗалыкка бер тапкыр 7300 сум акча биреләчәк. Моның өчен җиһазны сатып алу һәм урнаштыру хакындагы документ һәм гаиләдәге һәр кеше башына тигән керем турындагы белешмәне агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча материаль ярдәм күрсәтүче республика үзәге бүлекләренә тапшырырга кирәк.
Цифралы телевидение сигналы начар тотылган яки бөтенләй булмаган торак пунктлар исемлеген мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтыннан карарга була: http://mic.tatarstan.ru/rus/naselennie-punkti-vne-zoni-tsifrovogo-efirnogo.htm
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.