Төркиянең дәүләт корпорациясе «Алабуга» махсус икътисади зонасына 300 млн доллардан артык акча керткән

Республика лидеры "Алабуга" махсус икътисади зонасында уңышлы эш алып баручы «Шишеджам» компанияләре төркеме предприятиесендә булды.
«Тракья Гласс Рус» АҖ 2010 елның сентябреннән МИЗ резиденты булып тора. Пыяла җитештерә торган Төркия-Франция заводы төзелешенә 200 миллионнан артык АКШ долллары сарыф ителгән. Линиянең яссы пыяла җитештерү егәрлеге елына 250 мең тонна тәшкил иткән, ә көзге - 4,5 млн кв метр. Компания елына 4,5 млн кв метр яңа төр пыяла җитештерә торган линия эшләтеп җибәрергә планлаштыра. «Автоматив Гласс Альянс Рус» АҖ - 2011 елның августыннан «Алабуга» МИЗ резиденты. Компанияләр төркеме завод төзелешенә 100 млн доллар сарыф иткән. Бу предприятие автомобиль пыяласы җитештерә. Проект егәрлеге Россия автомобиль сәнәгате ихтыяҗы өчен елына 6,4 млн берәмлек автопыяла җитештерергә яраклы.
"Ике предприятие дә җитештерү егәрлекләрен арттырырга әзер. Яңа инвестицияләр күләме 150 млн доллар булырга мөмкин", - диде «Шишеджам» дәүләт корпорациясе генераль директоры Әхмәт Кырман. "Әмма әлегә Төркия белән Россия арасында мөнәсәбәтләр хәл ителеп бетмәгән, шуңа күрә көтәргә туры килә", - диде ул.
"Компанияләр төркеме Россиянең 15 төбәгендә эшли. «Шишеджам» ил икътисадына 1 млрд 100 млн доллардан артык инвестиция керткән. Дәүләтләр арасында аңлашылмаучылыклар чорында безнең предприятиеләр зур ярдәм тойды, бигрәк тә Татарстанда", - диде Әхмәт Кырман.
"Безнең дәүләтләрне күптәнге ныклы мөнәсәбәтләр бәйли, ә аңлашылмаучылык - ике як өчен дә югалту", - диде ул.
http://tat.tatar-inform.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.