10-14 сентябрь көннәрендә Татарстанда “Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумы узачак. Анда 18-30 яшьтәге кешеләр катнаша ала. Заявкаларны 4 августка кадәр тапшырырга мөмкин.
“Быелдан алып “Төркиләр алтыны” форумы “Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасына кертелде. Мин моны дөрес гамәл, дип саныйм, чөнки форумның тематикасы без башкара торган эшләр белән турыдан-туры бәйләнгән. Ул гражданнарны берләштерә”, - дигән Россиянең Милләтләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.
“Төркиләр алтыны” форумы – төрки халыкларның үзенчәлекле тарихи-мәдәни мирасын ни рәвешле саклап калу турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен, Россиядә бердәндер зур мәйдан. Ул яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.
Сүз уңаеннан, форум ике этапта уза һәм аның төбәкләрдәге өлеше хәзер дәвам итә. Анда делегатлар сайланып алына. Россиянең 15 төбәгеннән вәкилләр Казанда узачак форумга киләчәк. Алар өчен бай мәдәни һәм белем бирү программасы әзерләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк