Татарстан Республикасында «Минем казанышларым - Татарстан казанышлары» дигән эссе һәм фотосурәтләр конкурсы башланды. Аны оештыручылар - ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыклары, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты ярдәме белән «Президент белән бергә»
Теләгән барча кешегә шәхси казанышлары яки республика казанышлары турында эссе язарга яки фотосурәткә төшерергә тәкъдим ителә.Конкурсның «Лидерлык һәм үсеш», «Инновацион Татарстан», «Спортлы Татарстан», «Кунакчыл Татарстан» номинацияләре һәркемгә үзенең иҗади сәләтен чагылдырырга һәм республиканың күп кырлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Татарстанның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул кешеләр һәм вакыйгалар, идеяләр һәм проектлар тарихы. Республиканың һәр кешесе аның Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган казанышларына керткән өлеше белән горурланырга хокуклы, дип хәбәр итә оештыручылар.
Конкурс эшләре 4 сентябрьгә кадәр mail@leader.tatar электрон почтасына кабул ителә. Бәйгегә йомгаклар 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча чыгарылачак.
сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/17/112531/
Комментарий юк