Логотип
Яңалыклар

ТР ҮСК дә Р.Миңнехановны кандидатурасын ТР Президенты вазифасына тәкъдим итү өчен документлар тапшырылды

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә үз кандидатурасын ТР Президенты вазифасына күрсәтү өчен документлар тапшырды.
ТР ҮСК нең документлар кабул итү һәм тикшерү буенча эшче төркеме исемлеккә, законга туры килүен тикшерде һәм аларны алу турында язу бирде.


«Документлар эшче төркем тарафыннан тикшереләчәк, шулай ук комиссия утырышында финанс мәсьәләләр буенча вәкаләтле теркәү һәм сайлау фонды өчен сайлау счеты ачу мәсьәләсе куелачак», - дип белдерде ТР ҮСК секретаре Надежда Борисова.

Шулай ук бүген «Гадел Россия» сәяси партия Татарстан төбәк бүлеге тәкъдим иткән «Справедливое ЖКХ» кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Рушания Бильгильдеева һәм ЛДПР сәяси партиясенең ТТБ ннән «Байлык №3» ҖЧҖ директорының беренче урынбасары Руслан Йосыпов та республика ҮСК нә ТР Президенты вазифасына кандидат итеп этәрү өчен документларын ташпырды.

Надежда Борисова билгеләп үткәнчә, хәзер ҮСК башка сәяси партияләрдән кандидатлар күрсәтүне көтә. «Кандидатларны этәрү срогы законда каралмаган, бары тик кандидатларны теркәү вакыты 29 июльгә кадәр булуы гына күрсәтелгән. 19 июльдән кандидатлар теркәү өчен доекументларын тәкъдим итәргә тиеш», - дип белдерде ул.
Н.Борисова сүзләренә караганда, документлар пакеты күләмле, аларны салым органнары, ТР ЮХИДИИ, Россия Миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе тикшерәчәк, шулай ук белем алу турындагы документлар да каралачак.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/08/111122/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар