Логотип
Яңалыклар

Төп нөсхә көнендә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең шәхси әйберләрен тәкъдим итәләр

Бу көнне музейга килүчеләр Г.Тукайның Татарстан Милли музее фондларында саклана торган фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен күрә алачак

Иртәгә Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган «Ядкарьләрдә Тукай рухы» дип аталган Төп нөсхә көне була.

 Бу көнне музейга килүчеләр Г.Тукайның ТР Милли музее фондларында сакланган фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмаларын, РТ Милли китапханәсендәге һәм шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән, китапларын күрә алачак.  Төп нөсхә көнендә Г.Тукайның бөтен шәхси әйберләрен музейда күрергә мөмкин булачак. Алар – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге. 1945 елга кадәр ул Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Маһруй Тукай белән таныш була, үзе дә шигырьләр яза. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров, әнисенең васыятен үтәп, бу ядкарьне ТӘһСИгә илтә, соңрак, экспонат ТР Милли музее фондларына күчә.

ТР Милли архивы Г.Тукай белән бәйле берничә әйбер күрсәтүгә чыгара: Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрика кенәгәсе, Г.Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г. Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы.

ТРның Милли китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең үзе исән вакытта чыккан китапларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.                                                                              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар