"Татар-информ" агентлыгы чираттагы мәртәбә "Тоталь диктант" акциясе үткәрелә торган брифинг-залын бер мәйданчык булачак. Агентлыкның брифинг-залында ММЧ вәкилләре дә, теләгән башка кешеләр дә үз белемнәрен тикшереп карый ала.
Шартлары: федераль оештыручылар сайтлары аша теркәлү узып, "Татар-информ"да диктант язарга теләүчеләргә исем-фамилияләрен pr@tatar-inform.ru адресына юлларга кирәк.
Әйтергә кирәк, "Татар-информ" сайтында оештырылачак онлайн-трансляция ярдәмендә диктантны читтән торып та язарга мөмкин, әмма бу очракта диктант оештыручыларга тикшерергә тапшырылмаячак.
Искәртеп узабыз: белем дәрәҗәсен тикшерү буенча "Тоталь диктант-2016" халыкара акциясе 16 апрель көнне узачак. Ул 15.00дә башлана. Текст авторы - балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев.
Хәзерге вакытта "Тоталь диктант"ны башка мәйданчыкларда үткәрү урыннары аныклана. "Татар-информ" алар хакында соңрак хәбәр итәчәк.
"Тоталь диктант" - ел саен үткәрелә торган ирекле диктант формасындагы мәгариф акциясе. Акциянең максаты - һәр кешегә рус телен белүен тикшерү мөмкинлеген бирү һәм белемлелекне арттыруга кызыксыну уяту. 12 ел рәттән үткәрелү дәверендә акция зур күләмле халыкара вакыйгага әверелде - 2015 елда ул Россия һәм дөньяның 549 шәһәрендә үтте, анда 108 меңнән артык кеше катнашты.
сылтама:
http://tatar-inform.ru
Комментарий юк