Логотип
Яңалыклар

Түләүсез татар теле курслары ачыла

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты түләүсез татар теле курслары башлап җибәрә. Бу курслар өч айга исәпләнелгән. 18 сентябрьдә башланып, 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Курсларга 800 дән артык кеше язылган. Алар, төркемнәргә бүленеп, татар телен төрле дәрәҗәләрдә өйрәнәчәкләр. Гадәттә дәресләр коммуникатив рәвештә алып барыла. Дәресләрдә татарча аралашырга, диалоглар, монологлар төзергә өйрәтәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар