Тиздән Казанда калфак кигән хатын-кызлар күбәячәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 13-15 апрель көннәрендә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үткәрә.
«Ак калфак» – шактый зур оешма. Бүгенге көндә аның 475 бүлекчәсе генә бар. Оешманың җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова әйтүенчә шушы көннәрдә генә Әзербайджанда, Казакъстанның Астана шәһәрендә тагын яңа бүлекчәләр ачылган. Җыенга Татарстаннан, Россиянең 67 регионыннан, 15 ерак һәм якын чит илләрдән (Кытай, Литва, Эстония, Төркия, Финляндия, Чехия, Америка, Бельгия, Кыргызстан һ.б) 400 делегат катнашачак.
Делегатлар Арча, Биектау, Яшел Үзән, Балтач районнарында булып, андагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмаларының эшләре белән танышачаклар, «Бишек туе» караячаклар (теләгән кешеләргә кулына аның сценарийларын да биреп җибәрәчәкләр). Мондый тәҗрибә уртаклашу ике як өчен дә файдалы булыр дип көтелә.
Җыенның пленар өлеше 14 апрель көнне К. Тинчурин исемендәге театр бинасында узачак. Җыен башланыр алдыннан театр фойесында калфаклар һәм кулъяулыклар күргәзмәсе эшләячәк. Күргәзмәгә йөзгә якын калфак кына куелачак. Самаралар чиккән калфаклар оренбургларныкыннан аерыла ди оештыручылар. Гомумән, һәр төбәкнең үз ысулы, үз чигеше диләр.
Шушы ук көнне Казан ратушасының Колонналы залында инде традициягә әйләнгән «Калфак туе» узачак. Монда һәркемне милли киемнәрдән һәм, билгеле инде, калфактан көтәләр. Шушында ук татар милли кием-салымнары, бизәнү әйберләре дә сатылачак.
Җыен вакытында «Ак калфак»ның эшләгән эшләренә йомгак ясалачак, киләчәккә планнар ниятләнәчәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.