Логотип
Яңалыклар

Тиздән Казанда – Татарстан гаиләләре Фестивале

5 сентябрь көнне Казанда Татарстан гаиләләре Фестивале узачак.

Быел ул «Гаилә һәм Ватан бербөтен!» дезизы астында, Россиядә игълан ителгән – Халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстанда игълан ителгән «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» кысаларында уза.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС Идарәсе башлыгы урынбасары Данис Сәләхетдинов бу хакта менә нәрсәләр сөйләде:
– Татарстан гаиләләре Фестивале – зур һәм социаль яктан мөһим проект. Безнең ЗАГС Идарәсе мондый инициативаларны һәрвакыт хуплап каршы ала. Татарстан районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүче 54 гаилә быел фестивальдә катнашырга теләк белдерде. Алар арасында табиблар, укытучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, күп балалалы гаиләләр, яшь гаиләләр бар. Катнашучыларның милли составы турында да әйтәсем килә: фестивальдә рус, татар, мари, мордва, чуаш, удмурт гаиләләре чыгыш ясаячак. Күп еллар буе фестивальгә балалар йортларында, мәтәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр дә чакырыла.

Изольда Павловна Жуйкова – әлеге фестивальнең инициаторы, ул инде ике дистә ел шушы фестиваль эчендә кайный, сайлап алу турлары да, гаиләләрнең чыгышларын әзерләү дә турыдан-туры аның катнашында уза. Аның әйтүенчә, шушы еллар эчендә фестивальдә инде 1 мңнән артык гаилә катнашкан. Алар профессиональ артистлар түгел, шуңа күрә үзләренең гаилә багажында булган тарихларны сөйләү берсенә дә җиңел бирелми. Катнашучылары бирелгән 5 минут эченә бик күпне кертергә кирәк бит.

Быел катнашучылар үзләренең гаилә бәйрәмнәре турында сөйләячәк.

Оештыручылар әйтүенчә, башта гаиләләрнең барысы да: «Бездә бернинди дә аерым бәйрәм юк, барысы да кешедәге кебек – туган көннәр дә, Яңа ел бәйрәме генә», – диләр, ә аннан, сөйләшә торгач, бәйрәмнәр табыла», – диләр. Алар, республика буйлап йөреп, бу гаиләләрнең барысы белән дә очрашканнар, якыннан аралашканнар.

Һәр гаилә турында оештыручылар озак итеп аерым сөйли ала.

...Базарлы Матакта яшәүче бер гаилә фестивальдә үзләре нәселендәге Шомырт бәйрәме турында сөйләячәк. Нәселләрендә яңа бала туган саен алар авыл читендәге бер аланда шомырт агачы утырталар. Анда инде йөздән артык шомырт үсә! Анда авыл яшьләре очраша, вәгъдәләр бирешә!

...Әлмәттә яшәүче Фәрраховлар гаиләсендә дә шуңа охшаган бәйрәм бар. Аларның бабалары 7 туган була, җидесе дә Бөек Ватан сугышына китә. Дүртесе яу кырында ятып кала, өчесе исән-сау әйләнеп кайта. Кайткач, һәлак булган туганнары истәлегенә чыршылар утырталар. Ул агачлар зур булып үскән инде. Алар хәзер нәселләрендә һәр яңа бала туган саен яңа чыршы утырталар.

Кыскасы, фестивальнең финалында күрсәтеләчәк чыгышларның берсе дә уйлап чыгарылмаган, ул – шушы гаилә тарихларыннан бер бит.

Катнашырга теләк белдергән 54 гаилә арасыннан чыгыш ясарга 30 гаилә сайлап алынган.

Фестиваль 5 сентябрь көнне Казанда, Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә уза. Көндезге сәгать бердә башлана. Чыгышларны теләгән һәркем килеп тамаша кыла ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар