Логотип
Яңалыклар

​Тинчуринлылар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә хәйрия спектакле күрсәтә

6 майда сәгать көндезге 1дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хәйрия спектакле башлана.
Чарага Татарстан башкаласыннан һәм районнарыннан 300дән артык ветеран чакырылган. Алар өчен, Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча «Алтын көз» спектакле тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.

Кеше тормышы да, табигать төсле, төрле фасыллардан гыйбарәт. Ямьле язлар һәм җылы җәйләрдән соң, адәм баласы алтын көзгә аяк басканын сизми дә кала...

Агач әзерләү пунктында кеше яши торган бердәнбер йортта карт белән карчык гомер кичерә. Алар тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп, 50 ел бергә атлаганнар. Менә алар, ялгыз хат ташучы хатын белән берлектә, үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә җыеналар. Ләкин мәхәббәт бәйрәме, әлеге әсәрнең өч каһарманы өчен дә уртак булган ялгызлык бәйрәменә әйләнә.

Нечкә юмор, традицион халык лирикасы, иң мөһиме күңел күтәренкелеге һәм яшьлек дәрте белән сугарылган әлеге «Алтын көз» спектакле, сәхнә осталарының ачыктан-ачык сөйләшүе аша, тамашачыларга гомер көзенең ни икәнен ача.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар