Логотип
Яңалыклар

Тинчурин театрында күптән көтелгән премьера: «Идегәй»

«Ул Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак», – ди спектакль хакында режиссёры Туфан Имаметдинов.


«Ул Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак», – ди спектакль хакында режиссёры Туфан Имаметдинов.


«Идегәй» – татар халкының иң танылган тарихи эпосларының берсе. Ул Алтын Урда таркалу чорында булган тарихи вакыйгаларга нигезләнгән. Нәкый Исәнбәтнең әлеге дастанын күпләребезнең укыганы бардыр. Тинчурин театры  дастан нигезендә спектакль чыгара. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. 


 Премьера чыгу уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуында режиссёр спектакльнең яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән булуын әйтте. Анда экшен элементлары да булачак. Татарга якынайтыр өчен Сабантуй образын да керткәннәр. Туфан Имаметдинов премьераны  татарча «Властелин колец»  дип атады. 


Төп герой  Идегәйне – яшь актёр һәм режиссёр  Илнур Гарифуллин башкара. Туфан Имаметдинов тәне белән яхшы идарә итә белгән актерны сайлавын әйтте. Спектакль өчен бу үтә дә мөһим икән. Моннан кала,  Илнурның йөзе дә үзенчәлекле.  


«Идегәй» спектакленең  төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт диелә журналистларга таратылган мәгълүматта. 


Премьера 26-27 гыйнварда узачак. 

Фото:  К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар