Яңалыклар
Тәүге кат сайлаучыларга бүләк бирелә
Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе:
«Президент сайлауларында быел Татарстан республикасында 2 миллион 900 кеше катнаша. Шуларның 49 меңе әле беренче тапкыр гына сайлый. Беренче тапкыр сайлауда катнашучыларга истәлекле сувенирлар әзерләдек.
Иртәнге сәгать сигезгә республикабызда 2 мең 817 сайлау участогы ачылды. Боларга өстәп, хастаханәләрдә, вокзал һәм аэропортта вакытлыча сайлау участоклары да бар. Шулай ук 145 илдә Россия Президентын сайлауда катнашырга була.
Быелгы сайлауда төп яңалыкның берсе: кеше теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә ала. Моның өчен гаризаны язмача бирергә һәм телдән генә шалтыратып та әйтергә була иде. Җитди сәбәп белән сайлау участогына килә алмаучылар, сайлау комиссиясе хезмәткәрләрен өйләренә дә чакырта ала. Бу эш көндезге икегә кадәр башкарылырга тиеш. Үз сайлау участокларында сайлый алмаучыларның саны якынча 13 меңнән артык. Гаризаларның 32 проценты дәүләт порталы аша бирелгән.
Күзәтүчеләр арасында халыкара оешма вәкилләре дә бар. Мәсәлән, Шанхай оешмасы, Австрия, Германия, Израильдән килүчеләр саны 35. Сайлау участокларының 66 проценты камералар белән тәэмин ителгән».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк