Логотип
Яңалыклар

Теща да куйган, син дә куй...

Ул сине янгыннардан саклаячак...

Республикада  янгыннар  һәм анда корбан булучылар саны елдан-ел кимүгә таба бара. Соңгы биш елда янгыннар – 6 процентка, һәлак булучылар саны 11,8 процентка кимегән. Быелгы унбер айда 5452 янгын очрагы теркәлгән. 2019 елның языннан башлап зур корбаннарга, материаль югалтуларга китермәгән янгыннар да чын янгын исәбенә кертелә башлады. Шунлыктан, күрсәткечләр бераз арткан. Бу хакта  бүген хөкүмәт йортында узган  брифинг вакытында Татарстан  Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин  хәбәр итте.
 Министр белдерүенчә, янгын  профилактикасыннан иң нәтиҗәле чара  –  янгын хәбәр биргечләре.  Республика казнасыннан бүлеп бирелгән акчаларга аны күп балалы гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, 70 яшьтән өлкәнрәкләр яшәгән йортларга бушлай куялар. Киләсе елга аз керемле  һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә дә урнаштырачаклар.  Кечкенә генә җайланманы өенә теләсә кем урнаштыра ала. Ул төтен чыгу белән кычкыра башлый.  «Күп кешенең гомерен саклап калды», – ди министр. 
Дөрес,  кырыкалдарлар да йоклап ятмый икән.  «Җайланманы 25 меңгә куябыз», – дип, йорттан йортка йөрүчеләр дә бар. Янгын хәбәр биргечләре куркынычсызлык товарлары сатылган теләсә кайсы кибеттә –  210 сум чамасыннан сатыла.
«Безнең хезмәткәрләр  барысы да өйләрендә урнаштырды. Хәтта тещаларына да куйганнар», –  диде министр, һәрвакыттагыча шаяртып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар