Логотип
Яңалыклар

Теләчедә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды

Әлеге зонада Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Саба, Теләче, Питрәч районнарында яшәүчеләр көч сынашты. 

Теләчедә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге зонада Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Саба, Теләче, Питрәч районнарында яшәүчеләр көч сынашты. 

Пандемиягә бәйле чикләүләрне артта калдырып, быел, ниһаять, катнашучыларның үзләрен күрү бәхетенә ирештек. Сәхнәдә ясаган чыгышлары, үзләре белән таныштырулары аша аларны тагын да якыннан белү мөмкинлегенә куанды жюри әгъзалары.  Бәйгедә катнашучыларны алкышларга күмеп, җан атып утыручы тамашачылар да бәйгегә ямь өстәми калмагандыр. 

Теләче мәдәният йорты сәхнәсендә тугыз номинация өчен көрәш барды. Быелгы бәйгедә илебезгә килгән сынау да чагылыш тапты. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен ярдәм җыйган, битараф булмаган ханымнарга күңелдән рәхмәт укыдык. Кемдер көченнән килгәнчә ярдәм итә, кемдер волонтерлык хәрәкәтләре оештырып җибәрә – ничек кенә булса да, хатын-кызның мәрхәмәтлелеге үз гаиләсенә генә түгел, бөтен илне колачларга җитә. Без бу хакыйкатькә тагын бер инандык. 

Зона этабында җиңгән катнашучыларны Казанда йомгаклау этабы көтә. Ә эстафета Мамадыш һәм Түбән Кама зоналарына бирелә. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар