Театр фойесында Туфан Миңнуллинның бюстын тантаналы рәвештә ачудан башланып китте. Бәйрәмгә килгән рәсми затлар, язучының каләмдәшләре һәм иҗатташ дуслары аның турында байтак җылы сүзләр әйттеләр. Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Туфан Миңнуллинның язучы буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та, депутат буларак та татар һәм Татарстан мәдәниятен үстерүгә керткән чиксез зур эшен югары бәяләде.
Кичәдә Туфан Миңнуллинга багышланган фильмнан шактый зур өзек күрсәтелде, Камал, Минзәлә, Гафури исемендәге башкорт театры һәм Түбән Кама театрының үз артистлары башкаруында драматург әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән күренешләр тәкъдим ителде.
Төп интрига яңа гына ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге гамәлгә кертелгән Туфан Миңнуллин исемендәге премиянең тәүге лауреаты кем булуында иде. Бу бүләк танылган драматург һәм сценарист Мансур Гыйлаҗевка тапшырылды.
сылтама: http://tatar-congress.org/yanalyklar/tyben-kamada-tufan-minnullinny-iske-aldylar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк