Логотип
Яңалыклар

«ТАТМЕДИА» ПРИЗЛАРЫ КЕМГӘ ЭЛӘКТЕ?

2018 елның 24 августында «ТАТМЕДИА» АҖда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм читтән күзәтчеләр катнашында төзелгән  махсус комиссия тарафыннан призлар уйнатылды. Лототроннан 1 дән 120 гә кадәр саннар язылган карточкаларны алу юлы белән үткәрелде ул. Акциядә катнашучылар да шул саннар белән теркәлгән иде. 15 кешене сарык йоныннан җылы юрганнар сөендерде,  3 кеше цифралы Nikon фотоаппараты отты. Яшел Үзәннән Тимергалиев Рамил исә төп приз иясе булды – SAMSUNG телевизоры аңа эләкте. «Чаян» журналына язылучы 16 катнашучы арасында редакциянең махсус бүләге – чәйнек өчен лотерея уйнатылды. Журналның даими укучысы, 34 саны белән катнашкан Аксубай районы вәкиле Гобунов Геннадий Валерьевич «Чаян» призына лаек булды.

Һәр районда зур суммаларга газета-журналларга язылган иң актив әбунәчеләргә кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Балтачтан Кәримова Чулпан, Казаннан Мингалиев Нияз, Зәйдән Җиһаншина Рәшидә, Түбән Камадан Габдуллина Кадрия, Кама ТамагыннанШәйхетдинов Мансур, Яшел Үзәннән Әхмәдуллин Фарсат, Әлкидән Галиуллина Гөлсинәләр 3әр, 5әр меңгә «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына язылып, гаиләләренә ел да бәйрәм ясыйлар икән. Афәрин!     

Төп призга лаек булган Рамил Рәшит улы Тимергалиев –  Яшел Үзән районы Мулла иле авылыннан. Ул «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере», «Сабантуй», «Казан утлары» журналларын да гаиләсенә яздырып укый. Аңа телевизорны сентябрьдә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры  үзе тапшырачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар