«Татфондбанк»та акча кертемнәре булган клиентларга бүгеннән акчаларын кире кайтара башладылар. Әлегә сүз дәүләт тарафыннан иминиятләштерелгән 1млн 400 сум күләменнән артмаган акчалар хакында гына бара. Акчаларны кире кайтару эше 5 банк аша башкарыла. Болар: «Ак Барс Банк», «ВТБ 24», «Сбербанк», «Россельхозбанк», «ФК Откритие». Клиентларның 76 проценты Казанда яшәүчеләр. Кемнәргә кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә кирәклеге клиентның фамилиясенең баш хәрефе буенча билгеләнә. Әлеге исемлекне «Татфондбанк»ның рәсми сайтында яки АСВ сайтында табарга мөмкин.
Кертемнәрен алырга теләүчеләрдән паспорт һәм гариза гына кирәк. Гаризаны банкка баргач та алырга мөмкин. Вакытын янга каллдырырга теләгән кеше аны АСВ сайтыннан алдан ук чыгартып та алып килә ала. Кертемнәр дигәндә саклык кенәгәсендәге акчалар гына түгел, ә хезмәт хакы күчерелгән пластик карталардагы акчалар да күздә тотыла.
Бүген беренче көн булуга карамастан, банкларга мнде шактый кеше мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, көндезге икенче яртыга «Сбербанк» инде 5 млр. сум түләгән.
«Россельхозбанк»ка көндезге сәгать уникегә 200 кеше мөрәҗәгать итеп, 155 млн. сум акча түләнгән. Бүген «Татаринформ»да узган матбугат конференциясендә банк вәкилләре борчылмаскаһәм иртәгә үк банкларга торып чапмаска киҗәш итте. Клиентларга акчаларын түләп бетерү өчен әле вакыт җитәрлек диде алар, бу эш өч ай дәвамында башкарылачак.
Процентларга килгәндә, барлык кертемнәр буенча да процентлар декабрьнең 15 нче числосына кадәр исәпләнелә.
Распределение вкладчиков ПАО «Татфондбанк» по банкам-агентам.
№ п/п |
Место жительства вкладчика |
Начальная буква фамилии вкладчика |
Банк-агент |
1 |
г. Казань, г. Екатеринбург, г. Ижевск, г. Йошкар-Ола, г. Москва, г. Нижний Новгород, г. Новосибирск, г. Самара, г. Санкт-Петербург, г. Саратов, г. Пермь, г. Уфа, г. Ярославль |
А-Й, A-Z |
ПАО Сбербанк (перечень точек выплат для физических лиц, перечень точек выплат для ИП) |
К-Л |
|||
М |
|||
Н-С |
ВТБ 24 (ПАО) (перечень точек выплат для физических лиц, перечень точек выплат для ИП) |
||
Т-Я |
|||
2 |
Населенные пункты, не указанные в пункте 1 настоящей таблицы |
Все буквы |
ПАО Сбербанк (перечень точек выплат для физических лиц, перечень точек выплат для ИП) |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк