Татарстанның эшлекле хатын-кызлары – Казанда

17 августта Казан ипподромында Татарстанның эшлекле хатын-кызларының III форумы узачак. «Бүгенге көндә Татарстан дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше буларак хатын-кызларның икътисади, социаль һәм мәдәни активлыгы» – чараның төп темасы шундый.

Хәтерләсәгез, былтыр «Хатын-кыз хәрәкәте һәм заманча дөнья» Халыкара хатын-кызлар конгрессы уңышлы узган иде. Ул «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татар төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелде. Әлеге чара дөньяның 16 иленнән, Россиянең 14 төбәгеннән 400 катнашучыны җыйды.

Быелгы форумда исә лидер-хатын-кызлар, хатын-кыз-депутатлар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, фирма, фонд һәм иҗтимагый оешмаларның  хуҗабикәләре, эшмәкәрлек өлкәсе ширкәтләренең төп-менеджерлары катнашачак. Чарага Татарстан республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның килүе дә көтелә.

Әлеге масштаблы чарада авыр тормыш шартларында калган балалар өчен оештырылган хәйрия бәйрәме аеруча үзенчәлекле булачак. Алар өчен концерт, күңел ачу мәйданчыклары, ат, каретада йөрү мөмкинлеге оештырыла. Бәйрәм ахырында һәр балага беренче сыйныф укучысы өчен җыелмалар таратылачак.

Мәдәни программа кысаларында «Хатын-кыз куллары» заманча татар сәнгате» күргәзмәсе дә планлаштырылган. Милли стильдәге эшләнмәләр зур кызыксыну уятыр дип көтелә. Анда күкрәк балаларыннан алып аларның әниләренә кадәр кием-салымнар тәкъдим ителәчәк. Көн дәвамында «Хатын-кыз эшмәкәрлеге» күргәзмәсе дә эшләячәк. Анда инде Татарстанның эшлекле хатын-кызлары җитештергән продукцияне һәм товарларны сатып алырга мөмкинлек тудырылачак.

Шулай ук мәдәни программа вакытында тантаналы мәҗлес, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татар төбәк иҗтимагый оешмасы кубогына ат чабышлары да үтәчәк. Соңгысында җайдак-хатын-кызлар катнашачак. Тантаналы мәҗлесне морза Нәфисә Акчурина ача. Форум катнашучылары арасында шулай ук эшләпә парады да үтәр, дип көтелә. Барлык җыелган акчалар да хәйрия эшчәнлегенә юнәлтеләчәк.

Форумны «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татар төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы  «Сөембикә» журналы белән берлектә оештыра.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/46830-tatarstannyi%D2%A3-eshlekle-hatyin-kyizlaryi-%E2%80%93-kazanda.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»