Логотип
Яңалыклар

Татарстанга 17 Россия Герое килде

«Ватан геройлары вахтасы» бөтенроссия проекты кысаларында Татарстанга берьюлы 17 герой килде. Алар «Батырлык дәресләре» үткәрә.


Геройлар өч көн дәвамында  кадет мәктәпләрендә, балалар  сәламәтләндерү  лагерьларенда, Казан, Алекссевский, Арча, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Саба, Чистай  районнары мәктәпләрендә «Батырлык дәресләре» үткәрәләр. Геройлар укучылар белән  үзләренең  батырлыклары,  хис-кичерешләре, күргәннәре белән уртаклаша.  


«Россия геройлары ассоциациясе» оешмасы  илнең 64 төбәгендә яшәүче Советлар Союзы, Россия геройларын, Дан ордены кавалерларын берләштерә. «Ватан геройлары вахтасы» проекты 2012 елдан бирле гамәлдә. Татарстан инде икенче ел геройларны үзендә кабул итә. «Үсмерләргә  геройларны үз күзләре белән күрер өчен, аларга сораулар бирер өчен  уникаль мөмкинлек бу. Геройларның батырлыкларын китаплардан укыганга караганда, тере очрашулар ныграк рухландыра. Яшь буын  илнең тарихын һәм геройларын белергә тиеш», – ди республиканың Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова. 


Геройлар арасында Татарстан егетләре дә бар. Россия Герое Рәсим Баксиков белән Иван Жарский. 

Фото: Татарстан Рәисенең рәсми сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар