Логотип
Яңалыклар

Татарстандагы сайлауларга чит илләрдән 17 күзәтүче килгән

Республика сайлау участокларында 12,5 меңләп күзәтүче эшли.

Бүген Татарстанда бердәм сайлау көне уздырыла. Татарстанлылар һәм Россия халкы Дәүләт Думасына VII чакырылышка депутатлар сайлауда катнаша.

Республика сайлау участокларында 12,5 меңләп күзәтүче билгеләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат очрашуыенда республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр итте. “Кызганычка каршы, барлык сәяси партияләр дә күзәтүчеләрен тәкъдим итмәде. Әмма бу соңгы елларда үткәрелгән сайлаулар арасында быел катнашкан күзәтүчеләр бу иң күбе”,- диде Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

Иң күп күзәтүчеләр “Бердәм Россия”, “КПРФ”, “ЛДПР”, “Гадел Россия” сәяси партияләреннән билгеләнгән.

Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанга 17 илдән күзәтүче килгән. Алар арасында Европа Советы куркынычсызлыгы, БДБ илләре күзәтүчеләре, Кара диңгез икътисад советы парламент ассамблеясы, Әзербайҗан, Казахстан, Әрмәнстан, Болгария, АКШ, Финляндия, Италия, Финляндия, Норвегия, Ирландия, Франция, Канада вәкилләре бар. Күзәтүчеләр кичә үк сайлау участокларында булган, бүген дә булачак. 

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар