Логотип
Яңалыклар

Татарстанда журналистлар өчен “Бәллүр каләм” XIX конкурсы игълан ителде

Конкурста катнашучыларның эшләре 15 апрельгә кадәр ТР Журналистлар берлегендә кабул ителә


 Татарстан Республикасында журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” XIX конкурсы игълан ителде. Конкурсны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Журналистлар берлеге үткәрә.

Бәйгегә эшләр 9 номинация һәм 2 махсус проект буенча кабул ителә. Быел конкурска “ММЧда нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен” исемле яңа номинация өстәлгән. Әлеге номинациядә министрлык һәм ведомстволарның, предприятиеләр, оешмалар, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләренең, РФ дәүләт идарәсе органнары территориаль структураларының матбугат хезмәтләре җитәкчеләре, матбугат секретарьлары катнаша.

Конкурста катнашучыларның эшләре ТР Журналистлар берлегендә (Казан, Декабристлар ур., 179 нчы йорт, 3 нче подъезд) 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Почта аша юллаган очракта, “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” конкурсына дип искәртергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03, 555-75-22.

Конкурсның нигезләмәсе белән http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/zayavka-na-uchastie-v-xix-konkurse-v-sfere.htm сылтамасы буенча танышырга була.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар