Татарстанда урып-җыю – финиш сызыгында

Бүгенгә суктырып алынган ашлыкның күләме 4 миллион тоннадан артып киткән. Татарстан буенча уртача уңыш гектарыннан 27,1 центнер тәшкил итә. Буа, Азнакай, Сарман, Арча, Зәй, Актаныш районнары - алдынгылар рәтендә.
24 август мәгълүматларына караганда, 28 район урып-җыю эшен тәмамлаган. Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Чирмешән, Ютазы районнарында да урак төгәлләнү алдында.
Кемдер тырыша, кемдер кул селти...
Марат Әхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:
- Урып-җыюны сузу, һичшиксез, югалтуларга китерәчәк. Хуҗалыклар моны аңлап, бушаган һәр техниканы үз территориясенә кертергә тырыша. Әгәр хуҗалыкларның күпчелеге игенчелек культуралары технологияләренә битарафлык күрсәтмәсә, уңыш тагын да күбрәк булыр иде. Бер үк һава шартларында бер хуҗалык гектарыннан 35-37 центнер уңыш алуга ирешсә, икенчеләре көч-хәл белән 22 центнер җыя. Моның сәбәбе – безнең шартларга яраклашкан орлыкларны сайлауда, дым саклау элементларын гамәлгә кертүдә йомшаклык күрсәтүгә бәйле.
Мисал өчен, Чирмешән, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарында 100-130 миллиметрга кадәр явым-төшем булса да, уңыш гектарыннан 24-26 центнердан артмый. Зәй районында 61 миллиметр гына явым-төшем күзәтелгән, әмма уңыш гектарыннан 37 центнерга кадәр җиткән.
Бер кискән икмәк кире ябышмаган кебек, быел урып-җыюда артта калучыларның алдынгыларны куып тота алмавы көн кебек ачык. Тик Марат Әхмәтов фикеренчә, бүген – хаталарны төзәтер өчен иң кулай вакыт.
Быел Татарстанда ашлык балансын кукуруз исәбенә тулыландырырга җыеналар. Әлеге культура республикада 100 мең гектар мәйданда чәчелгән. Зәй, Мамадыш районнарында аны инде суктыра да башлаганнар. “Күп кенә районнарда комбайннар өчен махсус ургычлар җитми. Бөтен Татарстанга нибары 163 шундый ургыч бар”, – ди министр. Быел шулай ук көнбагыш басулары да күзләрне иркәли. Бу төр культураның майлылыгы да югары булуын билгеләп узалар.
Мөслимлеләргә активлык җитми
Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим районына сәфәр кылды. 2013 елдан бирле әлеге районда авыл хуҗалыгы техникасын яңарту эшләре бара. Бу максатларга инде 340 миллион сумга якын акча тотылган: барлыгы 39 комбайн сатып алынган. Авыл хуҗалыгы комплексы биналарын төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Мисал өчен, 2016 елда бу юнәлештә 162 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Татарстан Президенты Мөслим районы хезмәтчәннәренә активлыкны тагын да арттырырга чакырды.
– Мөслим районының мөмкинлекләре бик зур. Ләкин алар әле тулысынча ачылып бетмәгән. Сез күп кенә күрсәткечләр буенча эшегезне яхшырта аласыз. Без, үзебезнең чиратта, тиешле ярдәм күрсәтербез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент мөслимлеләр алдыда 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча беренче унлыкка керү бурычын куйды.
Соңгы елларда һава шартлары артык сөендермәсә дә, игенчелек тармагында Татарстан илебез төбәкләре арасында бишенче урынны били. Республикабыз төп азык-төлек продуктлары буенча үз-үзен тәэмин итә, артыгын күрше төбәкләргә дә чыгара.
сылтама - http://intertat.ru/tt
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.