Компенсация алу өчен документларны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәк
Татарстанда цифрлы телевидение өчен приставка сатып алучыларга компенсация түләнәчәк.
“Әгәр телевизоры 2012 елдан иртәрәк чыгарылган икән, кеше цифрлы телевидение карар өчен приставка сатып ала. Компенсация цифрлы телевизион приставканың бәясе күләмендә, ләкин 1 мең сумнан артык түгел. Телевизион антенна сатып алу өчен дә антенна бәясе күләмендә компенсация түләнәчәк, ләкин 1 мең сумнан артмаячак”, - диде Эльмира Зарипова. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, республикада приставканың уртача бәясе 950 сум тирәсе.
Компенсация түләнәчәк дүрт категория гражданнар:
Документларны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәк. Бу соңгы өч айда һәр хуҗалыктагы гаилә әгъзаларының кереме турында белешмәләр, цифрлы телевизион приставка яки телевизион антенна сатып алынуын раслаучы документ. Күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр керем турында белешмә тапшырудан азат ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк