Татарстанда татар теленнән белем дәрәҗәсен тикшерү буенча «Бердәм диктант» акциясе уздырыла

Ул Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырылган



 (Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). 23 апрель көнне сәгать көндезге 2дә Татарстан Республикасының 10 шәһәрендә татар теленнән белем дәрәҗәсен тикшерү буенча «Бердәм диктант» акциясе уздырылачак. Ул Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырыла.

Диктант тексты буларак Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан өзек тәкъдим ителә. Бу әсәргә мөрәҗәгатъ ителүе очраклы түгел. Автор үзенең әсәрендә табибларга хас булган намуслык, шәфкатьлелек, хезмәткә тугрылык кебек сыйфатларны алга этәрә, һәр кешегә аңлаешлы булган, хәзерге вакытта да әһәмиятен югалтмаган проблемаларны күтәрә, дип тәгаенлиләр акцияне оештыручылар.

Казанда проектны гамәлгә ашыру өчен 6 мәйданчык билгеләнгән: Казан дәүләт медицина университетының 1нче бинасы (Бутлеров ур., 49 а) һәм КДМУ каршындагы медицина-фармацевтика колледжы (Ф.Әмирхан просп., 16), Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты - КХТИ (Карл Маркс, ур., 72 б), А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты - КАИ (Четаев урамы, 18 йорт), Казан дәүләт аграр университеты бинасы (Ферма-2 ур.,53), Казан медицина көллияте (Х. Мәүләтов ур., 54). Аерым алганда, КДМУда диктант текстын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөфәр Харисов, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, радио һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Гөлназ Сәфәрова, «Болгар радиосы» алып баручысы һәм музыкаль мөхәррире Илфар Кәримов укыячак.

Акция шулай ук республиканың Яр Чаллы (Орловская ур., 7), Түбән Кама (Спортивная ур., 1), Әлмәт (Шевченко ур., 2 г), Бөгелмә (Калинин ур., 72), Буа (Комсомол ур., 33), Алабуга (Казан ур., 21), Яшел Үзән (Гоголь ур., 5), Минзәлә (К.Маркс ур., 44), Чистай (Нариманов ур., 46 в) шәһәрләрендәге медицина көллиятләрендә дә узачак.

“Татар теленең бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаган, ана телен камил белергә омтылган һәрбер кешене бу чарада көтеп калабыз. Татарча грамоталы яза белү осталыгын тикшерәсегез килсә, “Бердәм диктант”ка килегез”, - дип чакыра акцияне оештыручылар.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7624
    1
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5153
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2046
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3829
    0
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату