Логотип
Яңалыклар

Татарстанда тарихи урыннарны саклау турында фильм төшерелә башлады

Татарстанда «Мирас ребусы» («Ребус наследия») документаль фильмын төшерү башланды. Картина республикадагы тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең 10 еллыгына багышлана. Фильмның премьерасын 11 ноябрьдә «РЕБУС 2026» халыкара форумы кысаларында узачак эшлекле программа вакытында күрсәтү планлаштырыла. Бу хакта форумның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм Татарстанның тарихи территорияләре белән эшләүгә карашларның соңгы ун елда ничек үзгәрүен күрсәткән беренче системалы аудиовизуаль документ булачак. Авторлар аерым карарлардан комплекслы ведомствоара сәясәткә күчү процессын күрсәтергә ниятли. Бу вакыт эчендә шактый зур тәҗрибә тупланган. Әмма моңа кадәр ул нигездә протоколларда, презентацияләрдә һәм аерым басмаларда гына чагылыш тапкан. Фильмны төшерүчеләр әлеге материалларны берләштереп, тарихи мохит белән эшләүдә формалашкан практикаларны бердәм методика буларак күрсәтергә тели.

Фильмның төп темасы – шәһәрләрнең тарихи үзәкләрендә проектлаштыру һәм төзелеш алып бару. Авторлар Татарстанда соңгы ун елда тарихи территорияләр белән идарә итү моделенең ничек формалашуын күрсәтәчәк. Бу модель шәһәр мохитен саклау, аны үстерү һәм җирле үзенчәлекне саклап калуны берьюлы тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, ведомствоара комиссия секретаре Олеся Балтусова фикеренчә, нәкъ менә тарихи мохит шәһәрләрне һәм төбәкләрне бер-берсеннән аерып тора да инде. Аның сүзләренчә, соңгы ун елда республикада шәһәрләрнең үсешен туктатмыйча, аларның үзенчәлеген сакларга ярдәм итә торган система булдыруга ирешелгән. Фильм сюжетының нигезендә Казанның тарихи җирлеген үстерү концепциясен эшләү тора. Аның нәтиҗәләре конкрет мисаллар аша күрсәтеләчәк. Фильм геройлары арасында Концепцияне эшләүдә катнашкан белгечләр, ведомствоара комиссия экспертлары, девелоперлар һәм яңа принциплар нигезендә эшләүче архитекторлар булачак.

Картина Казан һәм Татарстан халкына гына түгел, ә профессиональ аудиториягә дә адреслана. Тамашачылар соңгы ун елда туган шәһәрләренең ничек үзгәрүен күрә, шәһәр төзелешенә кагылышлы карарларның логикасын аңлый һәм уртак тарихи мирасны ничек саклап калулары турында күбрәк белә алачак.

Фильм берничә форматта әзерләнә: 56 минутлык тулы метражлы версия, эшлекле сессияләр өчен 25 минутлык версия, промо-ролик һәм күргәзмә өчен видеосәнгать эшләре. Авторлар картинаны профильле кинофестивальләрдә дә тәкъдим итәргә планлаштыра. Моннан тыш, фильм «Вакыт каркасы. 10 еллык карарлар» («Каркас времени. 10 лет решений») күргәзмәсе экспозициясенә кертеләчәк һәм БРИКС халыкара төзелеш атнасы вакытында «РЕБУС 2026» форумы стендында тәкъдим ителәчәк. Фильмның форум сайтындагы махсус битендә картина геройлары белән тулы интервьюлар һәм аны әзерләү барышында җыелган башка материалларны да урнаштырырга планлаштыралар.
 

Теги: татарстан яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар