Логотип
Яңалыклар

Татарстанда сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә системалы ярдәм күрсәтелә

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештырылу турында 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» («Вступай в армию Победы!») телемарафонында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Республикада сугышчыларга гына түгел, аларның гаиләләренә дә системалы ярдәм күрсәтелеп килә. Өлкән туганнарына һәм балаларына, шулай ук инвалид балаларга зур ярдәм оештырыла. Махсус хәрби операциядәге сугышчы үз гаиләсе өчен тыныч булсын – без килеп чыккан кыенлыклардан чыгарга булышабыз. Безнең министрлык сугышчыга бирелә торган 1,5 миллион сумның 360 меңен түләп бара», – диде ул.

Әтисе СВОда булган балага 18 яшькә кадәр 20 мең күләмендә түләү каралган. Моннан тыш, сугышчы гаиләсендә яшь бала туса, аңа подгузник, киемнәр тупланган ун мең сумлык бала комплекты тапшырыла. Шулай ук СВОда катнашучыларның балалары югары уку йортларына укырга кергәндә дә квоталардан файдаланалар. Министрлык хезмәткәрләре хәрби бурычын үтәүчеләрнең өлкән яшьтәге инвалид туганнарына өйләренә барып тиешле ярдәмне күрсәтә.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре шулай ук санатор-курорт дәвасы да алырга тиеш.

«Әгәр яңа белем алырга мөмкинлекләре һәм теләкләре булса, анысы белән дә булыша алабыз. Бу СВОда катнашучыларга һәм шулай ук аларның гаиләләренә карый. Контрактка кул кую – кыюлар һәм батырлар гамәле. Чын ир-егетләр карары», – дип йомгаклады ул сүзен.

Исегезгә төшерәбез, 8.00 дә Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. Студиядә инде 60 ка якын кунак булып китте. Алар арасында махсус операциядә катнашучылар, волонтерлар, медиклар, район башлыклары, артистлар һәм башкалар бар иде. Тамашачылар алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры репортажлар белән таныштылар, «Безнең геройлар» циклыннан фильмнар карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар