Логотип
Яңалыклар

Татарстанда сайлауларга старт бирелде

Быелгы сайлаулар бөтенләй башка сәяси шартларда уза.


Татарстанда иртәнге сәгать җидедән 2760 сайлау участогында сайлаулар башланды, дип хәбәр итте Тататарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Шул исәптән, 42 участок сайлаучыларның вакытлыча булу урыннарында, ягъни хастаханәләрдә, санаторийларда, аэропортта оештырылган. 

Сайлау участоклары кичке унга кадәр эшләячәк. 43 000 сайлаучы өйдән сайлау мөмкинлегеннән файдаланырга гариза белдергән. Участокка барып сайлый алмаган очракта бу мөмкинлекне сорап, көндезге сәгать икегә кадәр мөрәҗәгать итәргә була. Сайлау участокларында уналты меңнән артык күзәтүче эшли. 

«Мобильный избиратель» сервисыннан 32 000 кеше файдаланды. Әлеге сервисның өстенлекләрен билгеләп үтми мөмкин түгел. Сайлау алдыннан кайнар линиягә килгән сорауларның күбесе әлеге сервиска бәйле иде. Әйе, быелгы сайлаулар бөтенләй башка сәяси шартларда уза. Безнең илгә булган икътисадый басым, мәгълүмати каршылык йогынтысында уза. Шуңа да карамастан, сайлаулар төгәл һәм югары дәрәҗәдә узачак. Без моның өчен барысын да эшләдек», – дип белдерде Андрей Кондратьев. 

Һәр сайлау участокларында куркынычсызлык һәм сәламәтлек саклау хезмәтләре эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар