Логотип
Яңалыклар

Татарстанда сайлау участоклары ябылды

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев кичке сигездә барлык сайлау участокларының да ябылуын хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, кичке алтыга барлык сайлаучыларның 72,4 проценты тавыш биргән. «20 сентябрь көнне кичке сигездә Татарстандагы барлык сайлау участоклары үз эшен тәмамлады. Участок сайлау комиссияләре барысы да участокларны япты. Бу вакытта участокларда тавыш бирергә килүчеләр булган булса, аларга тавыш бирү мөмкинлеге бирелде. Участокларның ябылуы белән сайлау процессы тәмамланмый. Киресенчә, тавышларны санауның иң җаваплы этабы башлана. Сайлаулар тәмамлану белән үк, участок сайлау комиссиясе әгъзалары тавышларны санарга кереште. Һәм ул санау төгәлләнгәнчегә кадәр дәвам итәчәк. Комиссияләрнең эше ачык рәвештә оештырыла», – диде Андрей Кондратьев.

Теги: сайлаулар 2026

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар