Логотип
Яңалыклар

Татарстанда праймеризны 30 дан артык журналист яктырта

«Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирү көнендә төбәк бүлегендә матбугат үзәге оештырды. Ул иртәнге 08:00 дә ачылды. Эшен кичке 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 


 

Көн буена матбугат үзәгендә Дәүләт Советына «Бердәм Россия» партиясе буенча сайлауга барачак депутатларга кандидатларны билгеләү барышы буенча мәгълүматлар җыела. Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутатлары, Иҗтимагый палата вәкилләре, галимнәр, сәясәтчеләр катнашында 8 матбугат очрашуы уза. Матбугат хезмәте ябылыр алдыннан алдан тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе, республиканың Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина көннең төп сәяси вакыйгасына нәтиҗәләр ясаячак. Матбугат очрашуыннан туры трасляцияне «Татар-информ» сайтыннан карарга мөмкин. Аны КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский алып бара. Праймеризны яктырту өчен федераль һәм республика матбугатыннан 30дан артык журналист аккредитацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар